иҗек

иҗек
1. Сүзнең аерым һава этәреше белән әйтелә һәм бер сузыктан яки сузык катнашкан берничә аваздан торган кисәге 2. иск. Иске ысул белән укытуда: гарәп сүзләрен иҗеккә аерып, нинди хәрәкә белән булуын әйтеп уку кәп өсте кә, ләм асты ли, мим өсте мә, т. гә ике өтер – кәлимәтен. ИҖЕК ЯЗУЫ – Бер билге ярдәмендә бер авазны түгел, бөтен бер иҗекне белдергән язу системасы (мәс. Кореяда). ИҖЕГЕН ИҖЕККӘ КИТЕРҮ – Матурлап, стиль ягыннан шома, дөрес итеп уку, сөйләү, язу

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»